Текст песни Гульназ Асаева - Сою мизгеле

Просмотров: 411
0 чел. считают текст песни верным
0 чел. считают текст песни неверным
На этой странице находится текст песни Гульназ Асаева - Сою мизгеле, а также перевод песни и видео или клип.
🌸"Сөю мизгеле"🌸

Табигатьнең төрле,
Төрле көне була.
Яңгыр ява, болыты каплый.
Тик безнең арада
Бергә булганнарга
Күге аяз, кояшы балкый.

Припев:
Вакытлар, вакытлар
Узса да туктамый.
Мәңге безнең сөю мизгеле.
Яратам, яратам -
Дип кабатлауларың,
Ярату арттыргын шикелле.

Тормышлар диңгездәй.
Дулкыны дулкынга
Алмаша да, сулары шаулый.
Безнең җилкәнебез
Искән җил көенә
Җырлап ага, һич тә сынатмый.

"Яратам",- дисәң син,
Дөньяның ямнәре
Яңа ачылгандай тоела.
Өлешемә бүлеп
Бәхет биргәнеңә
Рәхмәтлемен сиңа, йә, Аллам.

Припев:
Вакытлар, вакытлар
Узса да туктамый.
Мәңге безнең сөю мизгеле.
Мәхәббәт - җаннарда,
Без бергә булганда,
Мәңге яшь калырбыз шикелле.
Опрос: Верный ли текст песни?
Да Нет
Контакты